Проволочниктан ничек котылырга? Халыкта сыналган ысуллар
Быел да бәрәңге, яшелчә мул уңыш белән сөендерде. Кызганычка каршы, соңгы елларда җирдә проволочник артуы күзәтелә. Корткыч бөҗәк бигрәк тә бәрәңгеләргә зур зыян китерә. Проволочниктан котылуның нинди генә чараларын күрмәдек, әмма көрәшебезнең файдасы тимәде.